Версия сайта для слабовидящих
27.11.2023 09:47
63

Шаян ТВ - 5 лет

h_6uz_oPb2o

26 ноября в Татарском государственном академическом театре оперы и балета имени Мусы Джалиля состоялся грандиозный юбилейный концерт «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле»!

В этом же году состоялся юбилейный 5-й сезон вокального проекта телеканала - музыкального фестиваля «Сәйлән». На одной сцене собрались финалисты пятого сезона «Сәйлән», в их числе Ранель Карамиев и супер-звезды татарской эстрады: народная артистка России и Татарстана Венера Ганеева, молодая, талантливая певица Саида Мухаметзянова, а так же Театр песни «Мизгел» (Художественный руководитель Ахметшина Нафиса Исхаковна).

Стоит отметить, что в праздничном мероприятии приняли участие и почетные гости: Министр образования и науки Республики Татарстан Ильсур Гараевич Хадиуллин, Председатель Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Айрат Ринатович Зарипов, заместитель председателя Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по бюджету, налогам и финансам Камиль Асгатович Нугаев и генеральный директор телерадиокомпании «Новый Век» Ильшат Юнусович Аминов.


Премьерная трансляция юбилейного концерта состоится 16 декабря на телеканале «Татарстан - Новый Век» и 17 декабря на телеканале «ШАЯН ТВ».

 

Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты «ШАЯН ТВ»га - 5 ел! Бу исә 5 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясар һәм киләчәккә планнар белән уртаклашыр чак! Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларга бүләк әзерләде! 26 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үзенең туган көненә багышланган «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» балалар концертын оештырды!


Быел каналның иң грандиоз проекты - «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең дә 5 еллык юбилей сезоны билгеләп үтелде! Шуңа күрә, концерт программасында тамашачылар өчен бик күп сюрпризлар булды. «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыдылар! Алар арасында: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганеева, яшь, талантлы җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Яр Чаллы шәһәренең «Мизгел» җыр театры һ.б. йолдызлар урын алды. «Сәйлән» лауреатлары башкаруында татар халык җырлары үзенчәлекле аранжировкалар белән яңгырады!
Читать полностью тут: https://shayantv.ru/news/Shayanda_Uzgeresh_jile/
© «ШАЯН ТВ» | https://shayantv.ru

Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 16 декабрь көнне «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында, 17 декабрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында күрергә мөмкин булачак.